#әдәбимарафон
4нче март киче дә бик җылы очрашу, якын дуслар күрешүе белән истә калыр!
Гөлсинә апа Галимуллина Әлмәттә кунакта.
Хәлләрен белешергә, дип шылтыраткач, Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәнең уку залында күрешергә килештек.
Гөлсинә апаның "Кайнар диңгез юлы" китабын, Лаештагы #әдәбимарафон финалында култамгасы белән алган идем. Кош тоткандай сөенеп кайттым. Китапның прототипларының берсе, миңа укытучы һөнәренә укырга киңәшен биреп, ярдәмен күрсәтеп торган хезмәттәшем, Нәзифә Мөхлиссулловна Рәшитова. Ул да киләм, дигәч, дөнья тагын да яктырып китте. Аның белән бергә 20нче урта мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Гөлнара Әнвәр кызы Вафина да килде.
Очрашу барышында күңелләрдә хатирәләр яңарды, истәлекләр барланды. Гөлсинә апа китапны язу тарихын, аны бастырып чыгару турында да аңлатып китте. Аның быел хаҗда булып кайтуын белгәнгә, ул турыда да сораштык. Хаҗга ничек барырга әзерләнгәнен, анда баргач күргәннәрен дә, башыннан кичкәннәрне дә тәфсилләп сөйләде.
Аерылышасы килмичә, рәхәтләнеп аралашып, чәйләп утырдык. Вакытның үткәнен сизми дә калганбыз.
Дусларым, Гөлсинә апа белән күрешергә теләге булган укучыларыбызны 9.03. көнне китапханәдә көтеп калабыз. Килегез. Вакытын язарбыз.
#әдәбимарафон дәвам итә.