Центральная библиотека

Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, Мәскәүдә нәшер ителеп, бөтендөнья укый торган "Татар дөньясы - Татарский мир" газетасының баш мөхәррире Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев

Бар шундый әдипләр, аларның әсәрләрен укыйсың да, үзләре белән күрешеп сөйләшәсе, күзгә-күз карашып аралашасы килә. Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, Мәскәүдә нәшер ителеп, бөтендөнья укый торган "Татар дөньясы - Татарский мир" газетасының баш мөхәррире Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев нәкъ шундый әдип!
Шуңа күрә дә 28.02. көнне Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә аның белән очрашуга бик күп кеше килгән иде. Язучылар, укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, тарихчылар. Алма төшәр урын да юк иде, дисәк дөрес булыр. Бик җанлы һәм җылы очрашу булды ул. Китапларын укыган, аның әсәрләре белән таныш булган укучылар җыелган иде биредә.
Әйе, Ринат Мөхәммәдиевнең "Кенәри читлек кошы", "Сират күпере" берәүне дә битараф калдырмый һәм уйландыра торган әсәрләр. Шуңа күрә сораулар да бихисап булды, һәр сорауга төгәл һәм ачык җаваплар алынды. Ринат абый бик итагатьле һәм тәрбияле кеше буларак сорауларга җавапны аягүрә басып һәм ихлас сөйләде. Аның шигаре: "Үзеңчә яшәргә һәм шул ук вакытта якыннарыңны рәнҗетүдән сакланырга кирәк", моны ул бүгенге очрашуда да раслады. Китап укырга яратучыларны хуплап, язарга да өндәде. "Хатлар язышуны онытмыйк һәм әдәбияттан да читләшмик", диде ул. Бәһасе бик зур булган култамгалы китапларын да бүләк итеп бирде.
Күренекле әдибебезне сәламләп шәһәребезнең җырчы сандугачлары Зилә Саримова белән Луиза Якупова һәм "Заман" төркеменең асыл егетләре Рамил Илалтдинов һәм Айнур Сәйфиев яраткан җырларын бүләк иттеләр!
Әлмәт шәһәре хакимияте исеменнән мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльмира Әкъдәс кызы Хәсәнова котлады һәм бүләк итеп Ризаэддин Фәхреддиннең китапларын тапшырды.
Кичәне Әлмәт язучылар берлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев алып барды. Ул да язучыга "Татнефть"нең "Рухият" яңарыш фонды бастырып чыгарган иң саллы китапларын бүләк итте.
Әлмәт төбәгенең генә түгел, бөтен татар дөньясының горурлыгы булган Ризаэддин Фәхреддиннең мирасын олылап искә алды кунагыбыз, Шиһабетдин Мәрҗәнидән соң бенең якташыбызның иң күп тәрбияви һәм тарихи әһәмияткә ия хезмәтләре булуына басым ясады.
Чарада катнашучылар янә очрашулар насыйп булыр, дигән өмет белән, аерылышасы килмичә генә таралыштылар. Вакыт тиз үтә, безне кабат очрашулар көтә!