Центральная библиотека

"Туган яктан илһам алып"

21нче февраль Халыкара Туган тел көне ел да күркәм чаралар белән билгеләп үтелә.
     Ә быелгысы аеруча күркәм узды. Әлмәт шәһәре язучылар берлегенең 55 еллыгы уңаеннан оештырылган чараның рәсми өлеше һәм "Туган яктан илһам алып" исемендәге бәйгенең бүләкләү тантанасы Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә булды. Нефтьчеләребез оештырган бу бәйге берничә номинациягә бүленеп, дипломнар да 1,2,3 урыннар белән билгеләнгән иде. Татар прозасында 1нче урын халык язучысы Фоат Садриевка, Татар поэзиясендә Габдулла Тукай исемендәге премия лауреты Клара Булатовага бирелде. Яшь язучылар белән яшь шагыйрьләр дә бүләкләнде.
     Бәйрәм чарасын Зилә Саримова Клара Булатова сүзләренә язылган "Шушы яктан, шушы туфрактан, без" җыры белән ачып җибәрде. Тантананы Әлмәт язучылар берлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев алып барды. Чараның мәртәбәле кунагы, Татарстан язучылар Союзы җитәкчесе Данил Салихов катнашучыларны сәламләде, иҗатта уңыш казанганнарга Рәхмәт хатлары, җиңүчеләргә дипломнар белән акчалата бүләкләр тапшырды. Әлмәт мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльмира Хәсәнова хәкимиятнең Рәхмәт хатлары белән иҗат әһелләрен бүләкләде һәм бәйрәм белән котлады.  

     Бүләкләнүчеләр арасында Самарадан килгән милләттәшебез дә бар иде. Бәйгедә Әлмәт берлегенә кергән күрше районнарның иҗат берләшмәләре язучылары һәм шагыйрьләре катнашкан, һәвәскәр иҗатчылар да бар. Чарага алар барысы да диярлек килделәр һәм шәһәребездәге китапханә җитәкчеләре белән дә аралаштылар.
     "Заман" төркеме егетләре Рамиль Илалтдинов һәм Айнур Сәйфиев дәртле җырларын башкардылар. Шагыйрә Нәфисә Сабирҗанова да үзе язган җырын бүләк итте. Шагыйрьләребездән дә үзләренең иҗат җимешләрен яңгыратучылар булды. Бигрәк тә Таһир Шәмсуаров һәм Денис Детистовларның ялкынланып сөйләве әсир итте. Бәйрәм чарасы катнашучыларга ошады һәм һәркемнең күңелендә сакланып, киләчәктә дә күрешүләр язсын, дигән теләктә калабыз!