Центральная библиотека

Луиза Солтановага 75

Рәсәйдә Театр елы игълан ителгәч, җиң сызганып театрларыбызга багышланган чараларны башлап җибәрдек. Күргәзмәләр ясап куйдык, презентацияләр булдырдык һәм театрыбызның бөек шәхесләрен - артистларыбызны очрашуларга чакырдык. 
Гыйнвар аенда үзенең күркәм юбилеен 75 яшен хезмәттәшләренең олылау тантанасы белән каршы алган Татарстанның халык артисты Луиза апа Солтанова 12 февральдә китапханәбезгә кунакка килде. Әлбәттә инде үзе генә түгел: Роза апа Салихова, Наилә Нәҗипова, Асия Харисова белән бергә. Аларның һәрберсенең чыгышын сәгатьләр буе тыңларга әзер булсак та, без аларны әз генә булса да ял иттерергә булдык. Очрашу барышында аларга
"Гүзәллек" төркемендә Рәзилә Хакимова җитәкчелегендә осталыкларын үстерүче кызларыбыз биюләрен, җырчы сандугачыбыз Луиза Якупова җырларын бүләк иттеләр! 
Кичүчат мәктәбе укучылары Ильнур Калиев Клара Булатованың "Кичүчат" шигырен һәм Зилә Дәрҗеманова Туфан Миңнуллинның "Хушыгыз" драмасыннан Миләүшә монологын сөйләп сокландырдылар!
"Туган як" клубы җитәкчесе Зәрия апа Хәбипова туган телебезне онытмас өчен театрга йөрергә кирәклеген аңлатып үтте, телне үстерүдә татар тетрының роле зур булуын әйтеп китте.
Иҗат чорында искиткеч күп рольләр башкарган, яшьләргә дә өлкәннәргә дә үрнәк булып яшәгән артистларыбыз алдында баш иябез! Тирән ихтирамыбызны белдереп, чиксез рәхмәтләребезне әйтәбез!