“Хәтерләрдә яши чишмәләр”
2019нчы елның 30нчы гыйнварында Әлмәт шәһәренең Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәсендә чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген, изге җир булуын укучыларга төшендерү максатыннан “Хәтерләрдә яши чишмәләр” исемендәге чараның “Ризаэддин Фәхреддин” чишмәсенә багышланганы үткәрелде. Әлеге чарада, “Дала” тыюлыгы җитәкчесе Фәрит Нургали улы Динмөхәммәтов үзенең чыгышын укучыларның дөньяга карашларын киңәйтүгә, экологик тәрбия бирүгә багышлады.
Чарага шулай ук, мәктәп укучылары янына озак еллар геолог булып эшләп, лаеклы ялга чыккач та табигатьне кайгырту, рухи мирасны баетып яшәүче Әхтәм Зәки улы Нәфыйков бик теләп килде. Ул үзенең тормыш тәҗрибәсе, туплаган белеме белән уртаклашты. Чишмәләр, аларның килеп чыгышы турында мавыктыргыч итеп сөйләде.
Әби-бабайлар чишмәләребезне кадерләп саклаганнар. Нәкъ шул турыда, Кичүчат авылындагы “Ризаэддин Фәхреддин” чишмәсенең тарихына багышланган үтемле чыгышны мемориаль музей директоры, филология фәннәре кандидаты Диләрә Габлкави кызы Гыймранова ясады. Үзенең чыгышында мәгърифәтчебезнең мирасына да тукталды. Гаҗәеп дәрәҗәдә бай мирасның булганын өйрәнергә, киләчәк буынны тәрбияләгәндә кулланырга тәкъдим итте.
Төбәгебездәге чишмәләр бүгенге көндә дә үзләренең саф сулары белән дан тота, аларга игътибарыбызны арттырыйк, саклыйк, тарихларын белик, киләчәк буынга чиста пөхтә килеш тапшырыйк.
Чарада катнашкан 1нче урта мәктәп, Кичүчат урта мәктәбе, 1нче лицей – интернат, 3нче музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылар, кунаклар үзләренең рәхмәтләрен белдереп, мондый чараларны ешрак үткәрүне сорадылар.