Дәрес – экскурсия
Укучыларга Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган интерактив китап та ошады. Әлеге китап галимнең мирасын өйрәнүгә зур мөмкинлек бирә, анда видеопрезентацияләр дә, әсәрләре дә бирелгән һәм якташыбызның Кичүчатта урнашкан мемориаль музеена виртуаль экскурсия дә ясап була. Файдалы мәгълүматлар һәм белемнәрен арттыруга хезмәт итүче чыганаклар өчен укучылар рәхмәт әйтеп киттеләр.