10.01. Тәлгать Миңнебаевның туган көне! Татар журналистикасына нигез салучы якташыбызны искә алырга теләүчеләрне Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәгә чакырдык. Кунакка 1нче лицей-интернат һәм 20нче мәктәп укучылары белән укытучылары килде. Алар күренекле галим, укытучы, журналист Тәлгать Миңнебаевның тормыш юлы һәм эшчәнлеге, аның турындагы истәлекләр белән таныштылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. "Туган як" клубы җитәкчесе Зәрия Габдулловна Хәбипова төрки телләр турында мәгълүмат бирде. Туган төбәк тарихын язу, шәҗәрәләр төзү серләрен дә аңлатып китте. Катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез!
Гөлия Замалеева.
- Сайт: https://vk.com/club13168906
- Телефон: (8553) 43-27-93, 43-38-01 (факс)
- E-mail: agcs@mail.ru
- Адрес: 423451, Альметьевский р-н, г.Альметьевск, ул.Сулеймановой, 20