“Туган як” клубының тәүге чарасы үтте
2019нчы елның 5нче гыйнварында Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә “Туган як” клубының тәүге чарасы үтте. Чара үткән елга нәтиҗә һәм Яңа елга бурычлар билгеләүгә багышланды, һәр катнашучының туган аена бәйләп, ни көткәнен фаразлаулар, шаян шигырьләр укылды. Кунагыбыз Мостафин Әмир үзе язган җырларны башкарды. Клубның җитәкчесе Зәрия Хабипова төркичә язу тарихына һәм рун тамгаларына тукталды. Татар язуларының нигезендә борынгы төрки һәм рун язмалары булуын дәлилләгән чыганаклар турында сөйләде. Катнашучылар фикерләре белән уртаклаштылар. Әниләре һәм әбиләре белән килгән балалар уеннар уйнадылар, фотога төштеләр.