18нче декабрендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә “Намус, вөҗдан, гаделлек җырчысы – Чынгыз Айтматов” ның 90 еллыгына багышланган ачык дәрес үтте
2018 елның 18нче декабрендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә “Намус, вөҗдан, гаделлек җырчысы – Чынгыз Айтматов” ның 90 еллыгына багышланган ачык дәрес үтте. Дәрес башында Гөлия Нәбиулла кызы Замалеева әдипнең тормыш юлы, ата-анасы хакында, иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирде.
1961нче елда язылган “Беренче мөгаллим” повесте аның иҗатында аерым бер урын алып тора. Бу әсәрдә: “кыргыз халкының тормышыннан алып тасвирланган вакыйгалар ярдәмендә изге күңелле, мәрхәмәтле булу иң кирәкле, кешелекле сыйфат икәнлегенә игътибар итегез”, диелә.
“Беренче мөгаллим” әсәрен өйрәнүне Әлмәт шәһәренең 20нче урта белем бирү мәктәбе 10а, м сыйныфы укучылары ана теле һәм әдәбияты укытучысы Рәшитова Нәзифә Мөхлисулла кызы белән дәвам иттеләр. Алар бергәләшеп әсәрнең төп идеясын ачтылар. Укытучы дәреснең эпиграфы белән таныштырды: “Беренчедән, һәм барыннан да элек шәфкатьле, соңыннан – намуслы булыйк, ә аннары беркайчан да бер беребезне онытмыйк” (Федор Достоевский) һәм әсәрнең кайсы якларына игътибар итәргә кирәклеген билгеләде: “Мәгърифәтне зурлау мотивларының көчле чагылышына, Дүшән һәм Алтынай образлары”на тукталды.
Нәзифә Мөхлисулла кызы дәреснең китапхәнәдә уздырылуына аерым басым ясады, үзенең дә шушы китапханә укучысы булуын, китапны хөрмәт итүен, бердәм укучы билеты да барлыгын әйтте. Бу билет белән Татарстан җөмһүриятенең барлык китапханәләреннән дә, хәтта милли китапханәнәнең электрон каталогыннан файдалана алу мөмкинлеген аңлатты һәм гомумән китап дөньяны танып белүдә төп чыганак икәнен, кеше акылының могҗизасы салынган китап кеше күңеленең сердәше булып торуын, китапны яратырга, укырга кирәклеген искәртте, китапка булган изге хисләрен, мөнәсәбәтен белдерде.
Беренче укытучының, мөгаллимнең дәресе бер кайчан да онытылмаганын, күңелдә аерым урын биләп, киләчәккә маяк булып торуы һәм һөнәр сайлаганда хәлиткеч роль уйнавы турында 20нче мәктәпнең директор урынбасары Гөлнара Әнвәр кызы Вафина да ассызыклап әйтеп китте.
Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханә мөдире Гаҗилә Лөтфулла кызы Гөбәйдуллина укучыларга Чынгыз Айтматов әсәрләрен укыганда туган хис – кичерешләрен сөйләде. “Әдипнең әсәрләрен тыныч кына укып та булмый, тирән тетрәнү һәм зур дулкынлану кичерәсең!”, диде ул. Чынгыз Айтматовның соңрак китап булып басылган әсәрләренә дә тукталды. Укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләре дә актив булдылар.
Дәрес катнашучыларга ошады һәм күңелләрдә якты хисләр уятты, китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп таралыштылар. Без дә укытучыга, укучыларга һәм 20нче мәктәпнең җитәкчелегенә рәхмәтләребезне белдерәбез!