Центральная библиотека

"Җырлый - җырлый чишмә ага"

2018 елның 16 октябрендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә "Хәтеребездәге чишмәләр" проектының беренче семинары узды.
"Җырлый - җырлый чишмә ага" исемендәге, чишмәләрнең тарихын барлап, сакчыл караш тәрбияләү максатыннан оештырылган чара катнашучылар күңеленә хуш килде, китапханә мөдире Гаҗилә Лөтфулла кызы Гөбәйдуллина югары бәя бирде.

Тәүгесе Габдрахман авылындагы тимерче Нури бабай чишмәсенә багышланган иде. Кичәдә Нури бабайның оныгы Ләйсәнә Ямалтдинова да катнашты, рәхмәтен белдерде, киләчәктә дә чишмәгә сукмакны өзмәячәкләренә ышандырды.

Дүрт районның (Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорский, Чирмешән) табигый мирасын саклауга үз өлешен кертүче "Дала" тыюлыгы җитәкчесе Фәрит Нургали улы Динмөхәммәтов чишмәләрнең әһәмияте турында һәм аларны саклау кирәклеген аңлатып бирде. "Кызыл китап"ның яңа басмасы белән таныштырды, табигатькә чыкканда үтәлергә тиешле кагыйдәләргә тукталды.

Проект тарих институты галимнәре белән бергә алып барыла һәм "Хезмәт байрагы" газетасында бирелеп килә, шул турыда журналистыбыз Эльвира Фәрид кызы Харрасова сөйләде. Чишмәләрнең тарихын яктыртып баруын әйтеп үтте, газетада басылган мәкаләләрне дә укып барырга чакырды. "Чишмәләр безне чиста су белән генә туендырып калмый, һәр авылның тарихын да чагылдыра", диде ул. "Тарихны белмәгәннең киләчәге юк!", дигән күренекле галимебез Ризаэддин Фәхреддин.

Чишмәләр илһам чыганагы да, иҗат итүгә рухландыручы һәм кешеләргә көч-дәрт бирүче дә, моны яраткан язучыбыз Илүсә Салих кызы Нәбиуллина мисаллар белән дәлилләде. Үзенең әсәрләрендә туып үскән авылының чишмәләренә зур урын бирелүен дә әйтеп үтте.

Гөлия Нәбиулла кызы Җамалиева чишмәләр белән бәйле йолаларга тукталды, һәр чишмә безнең гореф-гадәтләребезне саклавын аңлатып, кешелек тарихындагы әһәмиятен билгеләп китте.

Миннебай станциясе мәктәбе укучылары: яшь сандугачыбыз Ильнур Ситдиков һәм Әлфинә Микалова чишмәләр турында җыр һәм шигырь тәкъдим иттеләр, 1нче мәктәптән биюче кызыбыз Радмилла Гайнетдинова бик оста итеп татар кызлары биюен башкарды. Укучыларыбызның чыгышлары кичәне тагын да ямьләндерде, чишмәләр янында үткәрелгән уеннарны искә төшерде. Укытучыларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Һәр чыгышны игътибар белән тыңлап, сораулар да бирүче укучыларыбыз 20нче мәктәптән килгән иде. Алар чишмәләр турында белемнәрен баетып, киләчәктә аларны кайгыртырга, сакларга кирәклеген аңлап киттеләр. Очрашу җылы һәм җанлы узды. Катнашучыларга бик зур рәхмәт! Алда үтәчәк чараларга көтеп калабыз.