“Туган телем - иң татлы тел”
22 февраль көнне үзәк китапханәдә Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем - иң татлы тел” дип аталган әдәби кичә булып узды. Чарага беренче мәктәпнең 7 сыйныф укучылары килде. Китапханәче аларга халыкара туган тел көне, дөньядагы телләр һәм шул телләр арасында татар теле турында мәгълүмат бирде, презентация күрсәтте, китап күргәзмәсен тәкъдим итте. Беренче мәктәп укучылары Гайнуллина Рәмилә, Бәдретдинова Мәликә, Фазылова Алия Клара Булатованың шигырьләрен сөйләп үттеләр, ә Галиев Ильяс “Шушы яктан, шушы туфрактан без” җырын җырлап узды. Чараны викторина белән дәвам иттеләр. Ике төркемгә бүленеп, сорауларга җавап бирү, башваткыч чишү, шигырьләрнең, әсәрләрнең авторын, исемен ачыклау балаларга бик хуш килде. Кичә Г. Тукайның “И туган тел” җырын бергәләп җырлау белән төгәлләнде.