Татарча диктант. Яз.
Татарча диктант язу турында хәбәр чыккач, 9 нчы октябрьдә оештыручы буларак теркәлдем һәм күрсәтмәләр көтә башладым. 15 нче октябрь көнне диктантны язуга күрсәтмә, тикшерү алымнары, бланклар килде.
19.10.19. килеп тә җитте. Көзнең иң матур көне булып, тарихка кереп калыр, әлеге көн! Бөтендөнья татарлары ана телендә диктант язды ул көнне.
Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәгә диктант язарга 23 кеше килде. Янә өч кеше, безгә килергә язылган булса да, авыл мәктәпләрендә яздылар, чөнки авылларда да диктант язу оештырылды. Бүген Әлмәт районының егерме биш урынында татарча диктант яздылар.
Китапханәбездә тантаналы чараны Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге әдәби премия лауреаты, укучым Луиза Якупова Саҗидә Сөләйманованың "Безнең якта" шигыренә үзе язган җыры белән ачып җибәрде һәм үзе дә диктант язды.
Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт Татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы артисткасы Мәдинә Гайнуллина "Вакыт" шигыре белән катнашучыларны сәламләде һәм диктанты әйтеп яздырды. Аның йомшак, бәрхет тавыш белән укуы күңелләребезгә хуш килде. Роберт Миңнуллинның "Мин кулыма китап алам" тексты көн үзәгендә торган мәсьәләләргә кагылышлы, бик актуаль тема.
Диктант та бик җиңел язылды, күңелләр дә кинәнде! Диктант язарга килүчеләрнең иң олысына 80 яшь тулып килә, ә иң кечесенә 9 яшь.
Театр елына багышлап һәм бүгенге көндә тугызынчы тапкыр бара торган #әдәбимарафон кысаларында үткәрелде әлеге чарабыз.
Р. Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, журналистлар берлеге әгъзасы, язучы Илүсә Нәбиуллина диктантны тикшерүчеләр рәисе буларак чыгыш ясады, үзенең яңа гына чыккан "Буй-буй тормыш" исемендәге мәзәкләр китабы белән таныштырды. Җанлы әңгәмә барышында яңгыраган сорауларга җаваплар да бирде.
Гомуми фотога төшеп, диктант язуда катнашучыларыбыз таралышкач, тикшерүчеләр эшкә кереште. Унике кеше диктантны "бишле"гә язган, калганнары "дүртле"гә. Иң кечкенә укучыбыз да "бишле" билгесе алды.
Киләчәктә дә үз ана телебездә диктантлар язу мөмкинлеге булсын һәм анда тагын да күбрәк кеше катнашсын дигән теләктә калабыз. Барыгызга да рәхмәт әйтәбез!