Әдәп-әхлак тәрбиясе буенча дәрес-экскурсия
Шимбә көнне, 14 нче сентябрь, иртән "Ак калфак" чарасына Мәмәт җирлегенә барырга җыенып йөргәндә Айгөл Фиргатовна шылтырата:
- Гөлия Нәбиулловна, 16 нчы сентябрь мәктәп китапханәләре көне, без үзәк китапханәгә чарага, экскурсиягә килик әле?, дип.
- Ничә укучы белән киләсез соң?, дип сорыйм.
- Алтмышлап булырбыз, "Нур" мәктәбе укучылары: утыз өч бала белән бергә кызлар мәдрәсәсе укучылары һәм укытучылар да, диде Айгөл ханым. Бик рәхәтләнеп, рәхмәт әйтеп ризалаштым, әлбәттә!
Якшәмбе көнне, җитәкчелек белән сөйләштек һәм дүшәмбе җитәкчебезгә алтмыштан артык укучы белән укытучылары килүен әйттем дә, кунакларны көтә башладык. Сәгать уннар җиткәндә ак яулык бәйләгән кызлар белән кечкенә нарасыйлар килеп кергәч китапханәбезгә нур иңгән кебек булды! Дөнья тагын да яктырып китте.
Алар белән бергә китаплар турында сөйләшеп, язучыларны барлап, үзләренә сүз биреп, вакытның үткәнен сизми дә калдык.
Районыбызның имам-мөхтәсибе Фәһим Әхмәтҗановның килүе, аның чыгышы чарабызны тагын да мәртәбәле итте.
Тагын киләбез, башка китапханәләргә дә барабыз, дип, рәхмәт әйтеп киттеләр! Мөслимә кызларның берничәсе бүген үк язылып, укырга китаплар алдылар.
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын, һәрбарчагызга һәм аның ризалыгы өчен булсын эшләребез!