Центральная библиотека

Нефтьчеләр башкаласы – Әлмәт!

Шәмсетдинова Гөлнара Ясәви кызы язмасында бирелгәнчә:
"1953 нче елның 5 нче сентябрендә Әлмәт райсоветы исполком утырышында “Советская Татария” (1953 елның 19 августы) газетасында бастырылган “Нефтьчеләр шәһәренең мөһим ихтыяҗлары” исемле мәкаләсе каралды.
Бу утырышта кыска гына вакыт эчендә ил күләмендә билгеле булган 40 промышленность предприятиясе оештырылуы, район үзәгендәге халыкның, 1950 нче ел белән чагыштырганда, өч тапкырдан да артып китүе турында әйтелде. 75 мең кв.км торак йортның төзелүе һәм сафка басуы билгеләп үтелде. Торак йортлар төзү белән беррәттән, көнкүреш объектлары, мәдәният учаклары, юллар төзү, торба үткәрү линияләре, югары көчәнешле электр челтәрләре, компрессор станцияләре төзелешләре дә алып барыла.
Җыелыш Әлмәт эшчеләр бистәсенең тиз үсешен, райсовет исполкомының һәм башка оешмаларның тыгыз эшләвен күздә тотып, ТАССРның Югары Советына шәһәр статусын бирүләрен сорап чыгарга дигән карар кабул итте.
1953 нче елның 3 ноябрендә РСФСРның Югары Президиумы эшчеләр бистәсенә ТАССР җитәкчелегендәге шәһәр статусын бирергә дигән указ чыгарды.
Соңгы елларда шәһәребез, искиткеч зур үсеш кичерә. Исеме дә билгеле булмаган елгага “Буалар шарлавыгы” төзелде.“Зәңгәр күл” дә, "Сәламәтлек"тә ял итү һәм күңел ачу өчен барлык уңайлыклар да булдырылды. Нефтьчеләр ярдәме белән, “Шәһәрнең 60 еллыгы исемендәге үзәк паркы”, “Комсомол паркы" һәм башка бик күп кенә объектларга реконструкция ясалды, "Күл яны" төзекләндерелде, "Саулык" паркы төзелде һәм балалар өчен мәйданчыклар, велосипед юллары булдырылды.
Барлык һөнәр ияләре дә үзләренең башкаласы белән мактана алмый. Ә Татарстан нефтьчеләренең мактанырлыгы бар. Россиянең иң эре нефть компанияләренең берсе - Татнефть тә Әлмәттә урнашкан.
Бүгенге Әлмәт - республикабызның көньяк-көнчыгышында урнашкан иң матур, төзек шәһәр ул. Нефтьчеләр, машина төзелешендә эшләүчеләр, метал эшкәртүчеләр, газ сәнагате хезмәткәрләре, төзүчеләр, игенчеләр, терлекчеләр һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләр район һәм шәһәребезнең икътисадын үстерүдә зур көч куялар.
Белем бирү, дәвалау, мәдәният өлкәсендә дә үз эшенең чын осталары эшлиләр.
Безнең шәһәребездә яшәү, белем алу, квалификацияле дәвалану, ял итү, күңел ачу өчен барлык шартлар да тудырылган.
Әлмәтебез яшь шәһәрләр исемлегендә, 2019 нче елда аның оешуына 66 ел була.
Бер сүз белән әйткәндә, шәһәребез-башкала!"
Шәһәребезнең тарихын барлау уңаеннан 11 сентябрь көнне Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәгә чарага җыелдык. Ветераннарыбыз Шәһит Таипов, Ирек Бәдретдинов, Равиль Закиров белән очрашуга укытучылары җитәкчелегендә 1 нче, 4 нче мәктәп укучылары килделәр.
Мортазин Марсель "Мин бит татар малае" шигырен яттан сәнгатьле сөйләве белән сокландырды. Ул әлеге шигыре белән Рәсәйкүләм үткәрелә торган "Бяки-буки" фестивалендә беренче урын алган. Гусейнов Булат "Туган авылым" шигырен бик матур итеп сөйләде. Әлегедәй егетләребез булганда ничек сөенмисең!
Нефть өлкәсендә, Әлмәт үсешенә бөтен көчләрен куйган, гомерләрен багышлаган ветераннарыбыз үзләренең истәлекләрен бүлештеләр, яшьләргә киңәшләрен бирделәр! Аларның тормышлары тоташ бәйрәм булмаган, авырлыклар аларны чыныктырган гына һәм яшәүгә ышанычларын ныгыткан. Шәһит абый танылган нефтьче, Ирек абый каләм остасы һәм журналист, Равиль абый машина йөртүче! Өчесе дә сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, матурлыкны күрә, барлый беләләр, бик теләп уртаклашалар да. Шәһит абыйның йөзүдә Кытайга хәтле баруы, Эльбрус тавына менүе, Сочида Олимпия уеннары булган җирләрдә йөрүе, китаплар язуы, татарча да интернетта мәгълүматлар биреп баруы укучыларда кызыксыну уятты.
Ирек абыйның тормыш юлы да бик үзенчәлекле. Шәп журналист булуның серләрен дә ачып китте, ул.
Ә Равил абый үзенең юлларда күп йөрүе белән бергә китаплар яратуын, музейларга керсә, анда бик озак вакыт йөри алуын, тарих белән кызыксынуын сөйләде.
Һәркайсы сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, спорт белән даими шөгыльләнергә һәм яраткан һөнәр сайларга кирәклеген ассызыкладылар.
Чарада катнашучыларга рәхмәтләребезне белдерәбез!