Центральная библиотека

« Өзелгән җыр эзеннән...»

27 нче август көнне Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә язучылар, шагыйрәләр, китапханәчеләр, укытучылар, тәрбиячеләр түгәрәк өстәл артында җәлилчеләрне искә алдылар. Җәлилчеләр кылган батырлык турында сөйләштеләр. Җәлилчеләр – Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә һәлак булган Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше. 1944нче елның 25 нче августында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр шул чаклы адым) җырлап үткәннәр, башлары киселгәндә дә елмаеп үләләр!
Чараны Җәлилдән килгән кунагыбыз Раилә Мәннанова “Кайту” җыры белән ачып җибәрде. Әлмәт язучылар берлеге җитәкчесе Рәфкать Ширияздан улы Шаһиев сөйләшүне башлап җәлилчеләрнең нинди шартларда булуларына карамастан иҗат итүләрен, бердәмлеккә омтылуларын һәм Ватан алдындагы бурычларына тугры калуларын ассызыклады һәм катнашучыларны җанлы әңгәмәгә алып кереп китте. Укытучылар да үзләренең фикерләрен әйттеләр. “Туган як” клубына йөрүче ветераннарыбыз, төбәк тарихчылары Шәһит абый Таипов, Ирек абый Бәдретдинов яшь буынны тәрбияләүдә тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Әлфия апа Ямаева “Татарстан яшьләре” гәҗитенең 4 июль санында басылган мәкалә турында сөйләп, “77 адым” дигән нәфис фильм төшерергә алынган Нәсүр Йөрешбаев белән әңгәмәдән өзек китереп, ярдәм итү теләген белдерде, ә чарада катнашучыларыбыз хат белән мөрәҗәгать итүне хупладылар. Зилә Саримова “Яшәү яме” җыры белән якыннарың, илең өчен яшәүнең кадере булуын җыры белән ныгытты. Исемнәре илгә җыр булып кайткан ватандашларыбыз безнең күңелләрдә яшәгәненә һәм аларның исемнәре мәңгелек икәненә инанып таралыштык.