Центральная библиотека

Җир минеке һәм синеке.

Табигать белән кеше арасында бәйләнеш бик нык! Табигатьне саклау, кайгырту, киләчәк буынны тәрбияләү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Шул уңайдан төрле чаралар да үткәрелә.
03 нче июль көнне Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре буларак, мин дә 58 нче балалар бакчасында тәрбияви әһәмияткә ия чарада катнаштым. "Шаян нәниләр" балалар бакчасында табигатьне өйрәнү һәм саклау буенча гаять дәрәҗәдә зур эш алып барыла. Балалар белән экологик сукмак буйлап сәяхәт иткәннән соң, тәрбияче апаларының "Экоҗәй" һәм "Туган төбәк" исемендәге ике төркемгә бүленеп ярышканнарын карап, бәя бирдек. Әлеге бәйгегә, үз эшләренең осталары, гыйлемле тәрбиячеләр тырышып әзерләнгәннәр. Аларның иҗат җимешләре белән, бай эчтәлекле хезмәтләре белән танышкач, шаккатып, соклануыбызны белдердек. Нәрсә генә ясамыйлар, оста куллы тәрбиячеләр. "Тылсымлы китапчыклар", бик матур чәчәкләр, бай күргәзмәләр, күп төрле кул эшләре искиткеч зәвык белән эшләнгән.
Лениногорский районында урнашкан, дүрт районны берләштергән "Дала" табигый тыюлыгы җитәкчесе Фәрит Нургали улы Динмөхәммәтов та үзенең чыгышында гаҗәеп бай мәгълүмат алып китүен ассызыклады. Балалар бакчасы коллективын диплом белән бүләкләде һәм чарада катнашучыларга рәхмәт сүзләре әйтеп, уңышлар теләде, Вера Ивановнаның тәрбиячеләргә әниләре кебек кайгыртучан остаз булуына да игътибар итте. Үзе дә шигырьләр иҗат итүче Регина Хамбиловна алып барган бәйгенең биремнәре дә үзенчәлекле иде, тапкырлык һәм зирәклек ярышы булды ул. Дуслык җиңүенә барыбыз да сөендек. Искиткеч бай эчтәлекле чарадан канатланып, күңелләр үсеп кайттык. Үсеп килүче яшь буын ышанычлы кулларда икәненә инандык.
Гөлия Замалеева.