26 нчы июнь наркоманиягә каршы көрәш буенча халыкара көн итеп билгеләнгән.
Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре дә наркология диспансеры табибы белән берлектә 1нче мәктәп яны лагеренда ял итүче укучылар алдында чыгыш ясады.
Дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшү үтте. Табиб Наил Казимович Гарифуллин тәмәкенең һәм аракының зыянын аңлатты. Наркотик матдәләрнең зарары олы бәлаләр китерүен тәфсилләп сөйләде. Балалар да үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Әңгәмә барышында сорауларына җаваплар алдылар. Рәхмәт әйтеп, саубуллаштылар. Без дә рәхмәтебезне белдерәбез!