Центральная библиотека

Асыл якның, асыл заты.

19.06.19. Әлмәт шәһәренең Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә "Асыл якның асыл заты" дигән бик җылы чара үтте. Филология фәннәре докторы, КФУның атказанган профессоры, Россия гуманитар фәннәр Академиясенең академигы, ТР һәм РФның атказанган фән эшлеклесе, ТР дәүләт премиясе лауреаты, Язучылар берлеге әгъзасы, Кол Гали һәм Гаяз Исхакый исемендәге премияләр лауреаты, Һади Атласи бүләге иясе, Г.Тукай җәмгыяте президенты, "Казан утлары", "Билге" (Төркия), "Тюркология" (Казахстан) журналларының редколлегия әгъзасы Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов белән очрашу барышында әлеге сүзләр берничә тапкыр яңгырады. Милләтен зурлаган, телен саклаган, фәнен данлаган фидакарь асыл затның тыйнак галим булуын да әйтеп китте, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәзифә Рәшитова.
"Татарның киләчәге татарда", диде олпат галимебез! Төрки әдәбиятны өйрәнеп халыкка кайтару өчен гомерен багышлаган шәхес буларак бөтендөньяда билгеле Хатыйп Миңнегулов. Юкка гына хезмәтен, эшчәнлеген бәяләп "Фидакарь хезмәт өчен медале белән бүләкләмәделәр үзен. Әлеге олы бүләкне президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тапшырган. Чарабызны Зилә Саримова төбәгебезнең гимнына әверелгән "Шушы яктан, шушы туфрактан, без" җыры белән ачып җибәрде.
Олпат галимебезне тәбрикләргә, изге теләкләрен җиткерергә халык шагыйрәсе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Клара Гариф кызы Булатова, Әлмәт язучылар берлеге җитәкчесе Рәфкать Шириаздан улы Шаһиев, элеккеге АГИМСның, бүгенге көндә сәүдә-икътисад техникумының фәнни эшләр буенча җитәкче урынбасары Рауза Хилалетдин кызы Гаррапова, шәкерте Ирек абый Бәдретдинов, тприхчыДамир Таҗи, шагыйрәләр Зәлидә Зарипова, Минзифа Әхмәтшина, балалар язучылары, апалы- сеңелле Лилия һәм Резедә Фәрхетдиновалар, укытучылар, китапханәчеләр һәм туганнары: Җәлил бистәсеннән, Әлмәттән килгәннәр иде. Ихлас котлаулардан күңелләр йомшарып, күзләр яшьләнде, хәтта!
Мәгариф идарәсе җитәкчесе исеменнән Осипова Людмила Федор кызы тәбрикләде һәм тирән эчтәлекле рәхмәт хаты тапшырды.
Укучыбыз, җырчыбыз Луиза Якупова "Үз ягыма кайтсам" һәм "Сусау" җырлары белән күңелләрне күтәреп, йөрәкләрне җилкендерде. Туган телебезнең аһәңе, моңы берәүне дә битараф калдырмый шул.
Без дә китапханәләр челтәре җитәкчесе исеменнән котлап, рәхмәт хаты һәм китаплар белән бүләкләдек. Изге теләкләрдә калабыз һәм кабат очрашулар насыйп булсын иде!
Гөлия Замалеева.