#әдәбимарафон
Татар #әдәбимарафон гаиләсе 1100 кешегә арткан көн!
2019 нчы елның 15 нче мае тарихка зур хәрефләр белән язылыр!
Казан шәһәренең УНИКС залында китап укырга һәм китапны бүләк итәргә яратучылар җиденче #әдәбимарафонның тантанасында күрештек.
Тантананы якташым Ләйсән Рахманова - Шәмсуарова "Тәфтиләү" җыры белән ачып җибәрде. Катнашучыларны Дәүләт Советыннан Римма Атлас кызы Ратникова, шагыйрь - депутат Разил Вәлиев, язучылар, шагыйрьләр: Рабит Батулла, Фоат Галимуллин, Зиннур Хөснияр, Газинур Морат, Рифат Сәлах, Рафис Корбан, Хәбир Ибраһимов, Ленар Шәех, Мәдинә Маликова, Эльмира Шәрифуллина, Илсөяр Иксанова, Гөлсинә апа Галимуллина, Гүзәл Галләмова, Айгөл Әхмәтгалиева, Люция Әблиева, Эльвира Сафина җылы теләкләрен теләп, дипломнар белән бүләкләделәр.
Ә танылган җырчыларыбыз Марат Галимов, Ильяс Халиков, Йолдыз Шакирова, Ранис Мусин дәртле җырлары белән котладылар. Иганәчеләр Фәһим Әхмәтҗанов, Рөстәм Сәрвәров, Наилә Хадиятова, Ләвисә Фәттахова марафонның дәвамлы булуын теләп, фатыйхаларын бирделәр, күрсәткән ярдәмнәренең игелекле булуын әйттеләр! Яраткан язучыбыз, журналист Гөлсинә апа Галимуллина укучыларын тәбрикләп, аның әсәрләрен укырга яратучылар һәм марафон барышында сәхифәләренә куеп баручылар сәхнәгә күтәрелде, кызы Айгөл кулыннан алган китапка баеды. Иң сөендергәне, аның оныклары Мәрьям белән Гайшә дә безнең арада иде. Тантананы #татнетныүстеүфонды директоры, әлеге проектның авторы Раил Гатауллин югары дәрәҗәдә алып барды, аның уң кулы Гөлнара Гатауллина искиткеч шәп фото һәм видеолар төшереп, яңалыкларга куеп торды.
Әлмәт шәһәре һәм районыннан 40 китап укучы финалга үттеләр, ә тантанага 20дән артык катнашучы барды! Иң кечкенә егетебез Булатка 9 яшь, ә иң өлкәнебез Зәрия апа Хәбипова, лаеклы ялда булуына карамастан, бүген дә милләткә хезмәттә, китапханәбездә "Туган як" клубын җитәкли! Төбәк тарихчыларын бергә җыеп, яшь буын өчен тәрбияви әһәмияткә ия булган чаралар үткәрә, әдәби марафонда актив катнаша.
Арабызда китапханәчеләр дә, укытучылар да, укучылар да һәм аларның әниләре дә бар. Тантанадан күңелләребез күтәрелеп, яңа марафоннарда катнашырга кирәк, дигән теләктә кайттык. Оештыручыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез! Яңадан күрешүләргә ышанабыз.
Гөлия Замалеева.