Табигатьне саклыйк

29 март көнне Рафаил Төхфәтуллин исемендәге татар балалар китапханәсе һәм яшьүсмерләр клубы "Электрон" белән берлектә экология дәресе үткәрдек. Чарабыз экологик культура һәм әйләнә - тирә мохитне саклау елы уңаеннан: "Табигатьне саклыйк" дип аталды. Хәзерге заманда бу бик актуаль проблема. Чөнки табигать бүгенге көндә яклауга, саклауга, яратуга мохтаҗ. Кем кешеләр, хайваннар, үсемлекләр тормышын яхшы белә, табигатьтә үз- үзен дөрес тота, һәрвакыт аны сакларга әзер, менә шул кеше табигатьнең дусты.(слайдлар: урман, болын, су күрсәтелде). Табигатьне саклауга карата сораулар бирелде. Укучылар бик теләп җавап бирделәр. Алып баручы китапханәче ИмамоваЗ.Н балаларга Резеда Вәлиеваның "Каен елый" шигырен сөйләде. Укучыларга табигатьнең чисталыгы өчен көрәшергә тиеш дигән( слайдлар) һәм "Ашыгыч рәвештә ярдәм кирәк" дигән скетч күрсәтелде. Чарабыз табигатькә сакчыл караш булырга, безнең туган ягыбыз табигатен саклауга өлеш кертергә тиеш дип төгәлләнде.