Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

Библионочь-19, Весь мир - театр

Китапханәдә бер төн-2019 Театр темасына багышланды. Театр тарихына багышланган презентация буенча бәйрәмдә катнашучылар кызыклы информация алдылар. Аннары Могҗизалар кыры уенында театр белән бәйле сүзләр табуда Маннапова Х.К., Султанова А.З., Идрисова Р.Р. үзләрен тапкырлар итеп күрсәттеләр. Зур күләмле чәчәкләрне ясау остасы Хуҗина Ильвира үз серләре белән уртаклашты. Музыкаль тәнәфестә мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалованы искә алдык, аның репертурыннан җырлар башкардык. "Театраль кастинг" Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" мелодрамасыннан абыстайлар чыгышы буенча уздырылды. Кастингта катнашкан "артистлар" рольләрне бик оста уйнадылар. Соңыннан тәмле чәйләр эчеп очрашуның күңелле мизгелләрен искә төшерделәр.