"Яшь хуҗабикә. Кыстыбый пешерәбез", остаханә
Балаларда эшче һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү, үз-үзләренә, якыннарына тәмле ризыклар пешерергә өйрәтү, татар халык ашларын өйрәтү максатыннан кыстыбый пешерү буенча остаханә үткәрдем. Барлык санитар һәм гигиена тәлапләре турында инструктаж үткәрелеп, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде. Ю.Әхмәтҗанов китапларына игьтибарны юнәлтеп, Татарстанның рста пешекчесе турында сөйләдем. Шул китаплардан укып, кыстыбыйны ничек пешерергә кирәклеген белдек. Аннары практик өлеше башланды: камыр басып, җәйделәр, табада кыздырдылар. Алдан бәрәңге боламыгын пешердек. Балаларга бик ошады. Үзләре пешергән кыстыбый белән сыйландылар. Бик тәмле булды!