Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәре буенча фикер алышу
Әмирхан Еники әсәрләре геройлары аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү йөзеннән мәктәп һәм китап укучылар өчен очрашу- фикер алышу үткәрдек. "Әйтелмәгән васыять" әсәрен укучыларга кыскача эчтәлеген Маннапова Х.К., Давлетшина Р.Р., Султанова А.З. сөйләп күрсәттеләр. Әдипнең биографиясе белән китапханәче Әхмәтшина Р.Р. таныштырды. Туган телне саклау, туган нигез- туган якны онытмау, әти-әни, әби-бабайга хөрмәт күрсәтү, гореф-гадәтләрне саклап калу турында өлкәннәр үзләренең фикерләрен әйттеләр, укучы балаларга теләкләр җиткерделәр. Очрашу бик файдалы булды.