Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

Китапханә кунаклары

Китапханәгә кунаклар еш килеп тора, ишеге һәрчак ачык. Кунак булып килсә дә, китап алырга керсәләр дә, һәркайсын елмаеп сәләмләп каршы алам. Кайберләре белән озак күрешми торсак, кочаклап та алам! Ачык чырай, такта чәй)))
Сүзем авыл өчен чын мәгънәсендә янып-көеп йөрүче, туган авылын яратучы, әти-бабаларының мәңгелек йортларын онытмыйча зиярат кылучы, ватанпәрвәр ханым турында. Әтисе Фәндәп абый да нәкъ шундый иде. Үзләре Әлмәттә яшәсәләр дә, авыл мәнфәгатъләрен кайгыртып яшәде, элек вакытларда авыл маллары өчен көтүлек җирләр булсын дип колхоз җитәкчеләрен аз йөдәтмәде ул. Авылга кайткач, мәктәпкә керми китми иде. Миңа нинди дә булса яңалык алып килә: гәҗитләрдән статьялар җыеп, буш вакытыңда укырсың әле дип калдыра. Урыны оҗмах түрләрендә булсын.
Фәндәп абый кызы Фәния ханым да әтисе кебек. Бармаган җире, булдырмаган эше юк. Бу юлы зур миссия белән килде ул кунакка. Беренчедән, китапханәгә бүләк итеп күп кенә китаплар алып килгән. Аның һәркайсы турында тәфсилләп сөйли ала, чөнки күп укый! Икенчедән, Игъзаз абый Салиховның өч медален алып килгән, Бөек Җиңүнең 40, 50, 60 еллыгына бирелгән булган. Китапханәдә хәзер Игзаз абыйның 3китабы, 4 медале сакланачак! Өченчедән, Фәния Фәндәповна МХО сугышчыларына ярдәм итү йөзеннән дуслары белән бергә җыйган сигез мең сум акча да алып килгән! Аллаһының рәхмәтләре булсын.
Фәния ханым килгәндә волонтер кызлар белән сетка үрә идек. Алар белән күрешеп, сөйләшеп, фотога да төште, аннары бергә тәмләп чәй дә эчтек. Фәния беркайчан да буш кул белән килми, бу юлы да шулай. Иң зур күчтәнәч- үзе пешергән ИПИ! Аның тәмлелеге! Һәм- тәмле чәй! Ансын башка көнне тәмләп карарбыз!
Әлегә шушы! 55 нче сеткага "алтакта" язып эләсем бар.
P.S. Ипекәйнең яртысы гына калды, шакмаклап шикәр урынына гына тотармын дим.
#хөрмәтлекунак #китапханә Фания Хаертдинова