Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

Алтмыш ел бергә

Алтмыш ел бергә, алмазга тиң гомер.
 
Чупай авылында мәчеткә янкорма итеп салынган мәдрәсә бинасын ачканда күрешкән идек Галия апа белән. “Менә аякларым авыртып торса да, килдем әле бу бәйрәм тантанасына. Резидә, яңа китаплар кайтмадымы? Тугыз меңлек гәҗит-журнал яздырсак та, китап укыйсы килә бит!”- дигән иде. Мин аңа китапларны үзем алып килермен, иң матурларын, яңаларын дип ышандырдым. Галия апа китап укырга бик ярата. Менә шул сүземне үтәргә дип авылга кергәндә бик җайлы урынга урнашкан Сабир абый белән Галия апа Гайсиннар йортына киттем. Алдан, билгеле, шалтыратып сорадым, өйдәләрме сез дип. Мин килгәнне икесе дә көтеп утыралар иде. Елмаеп кул биреп күрештек. Бик ачык кешеләр алар Гайсиннар. Альбина исемле бер кыз, ике ул үстерделәр, Альберт белән Радик, һәркөн аларның кайгыртуын тоеп яшиләр. Альберт мәктәп елларында ук баянда уйнаштыра иде, хәзер уйнап кына калмый, ә бик оста итеп аларны “дәвалый” да, андый осталар районда бармак белән генә санарлык, диләр. Ә Радигы әнисе юлыннан киткән, нефтьче –оператор.
16 декабрь көнне Сабир абый белән Галия апаның гаилә корып җибәрүләренә 60 ел булган.
-Галия апа, Сабир абый белән ничек таныштыгыз, кавыштыгыз? Сез үзегез Кирлегәчнеке, ә Сабир абый Тукмак дигән авылдан бит.
- Шакир белән Әнисә аркасында инде. Алар башта өйләнеште. Әнисә минем иптәш кыз, Кирлегәчтә бергә сыер саудык, ә Шакир белән Сабир дуслар- авылдашлар. Бер килде, ике килде, башкода да алып килеп карады. Әти бик каты тора, өстәл төеп , әле яшь, аның эшлисе бар, ди. Миңа 18 дә тулмаган иде шул.
Шул арада Сабир абый әңгәмәгә кушылды:
-Бик озак йөрдем, бирмим генә, ди. Алай да булмагач, киттем абыйларына, җиңгәсе белән сөйләштем. Төнлә ат җигеп киттем Кирлегәчкә.
- Мине җиңги өйдән чакырып чыгарды, ул арада өскә нәрсәдер урадылар да, мине атка салып сыпырттылар Тукмакка. Кыш ае, 16 декабрь. Чатлама суык. Кайтып җиттек өйләренә, электр да кермәгән, лампа гына яна,- дип тезде Галия апа истәлекләргә бирелеп.
- Кайту белән мулла Барый абзыйны алып чыгып никах укыттым. Шуннан бергә торып киттек инде. Аллага шөкер, - ди Сабир абый.
Галия апа:
-Кайнана дигән кешемнең башында каткан яулык, ул чагында миңа бик ямьсез карчык булып күренде . Үләм, мин әйтәм, и, Раббым...Ләкин бик әйбәт кайнана булды, гомер буе интегеп яшәгән, шуңадырмы, мине көтү куарга да уятмады ул. 98 яшендә үлде , авыр туфраклары җиңел булсын. Бергә тордык, соңгы елларда гына Лениногорскида яшәүче кызы Галия апа алып китте.
Сабир абый белән Галия апаның тормышлары менә шулай башланып киткән.
 
Галия апа 26 ел буена “Елховнефть” оешмасында нефтьче оператор, Сабир абый такторист-машинист булып лаеклы ялга чыкканчы шул бер оешмада хезмәт куялар. Галия апа турында язучы Рәфкать Шаһиевның “Аяк ялы" исемле хикәясе дә “Казан утлары” журналында басылып чыкты.
Галия апа искә алып сөйли:
Бер вакыт миңа өйрәнчек бирделәр; бер ир-ат, урта яшьтә, күзлекле, бик озын буйлы. Кыш көннәрендә киң чаңгыда йөрибез качалкалар янына, скважиналар тигез җирдә генә урнашмаган, биек таудан да төшә торган урыннар күп. Тукмак ягын беләсез бит, тау өстендә тау. Мин шулай бер таудан чаңгы таягыма утырдым да ( чаңгы таягы урынына бездә көрәк сабы, таудан төшкәндә таяк бит сына, ә көрәк сабына утырып төшәргә була) выжлатып төшеп киттем. Төшкәч, карыйм, минем өйрәнчек тау башында басып тора, төшәргә куркып. Алай итте, болай итте, төшеп тә китте, тау итәгендә мәтәлеп тә төште, күзлек тә бер якка очты. Көлке дә, аяныч та инде.
Тормыш булгач, төрле хәлләр булган- шатлыгы да, кайгысы да, ләкин алар бергә гомер итә алуларына бик шатланалар. “Яшьлектәгесе үтә аның, менә өлкәнәйгәч яныңда тормыш иптәшең булу үзе бер бәхет”,- дип куанып яши юбилярлар.
Әле мин хәтерлим, 70-80 нчы елларда Галия апа белән Сабир абый клуб сәхнәсеннән парлап чыгыш ясый иделәр: Сабир абый өздереп гармунда уйный, ә Галия апа озын-озын татар җырларын көчле моңлы тавыш белән җырлый иде.
Икәү бергә картаясы килә,
Бер-береңә булып терәкле.
Картаясы килә икәү бергә,
Синең өчен тоеп кирәкне...
Менә шулай, бер-берсенә терәк, балаларына һәм авылдашларына үрнәк булып тормыш юлыннан атлауларын дәвам итә Гайсиннар. Киләчәктә дә тормышлары мул, үзләре сәламәт, балаларының , якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын сезгә, Галия апа, Сабир абый! Бриллиант туегыз белән!
#бриллианттуй #тигезгомеритегез