Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

Китапханәдә очрашу

Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем,
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

 

Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде...
Габдулла Тукайның бу шигырен Шахрук үз исеменнән сөйләсә, һичшиксез, үзе турында сөйлидер дияр идең.
Балалар бакчасына, мәктәпнең башлангыч классларында гына укып кала ул Чупайда, аннары Әлмәт шәһәренә күченеп китәләр. Ә менә Чупайны ул дистәләгән еллар үтсә дә, онытмый! Елга бер булса да кайтып, инеш буйларында йөреп, Яр чишмә суларын эчеп, мәктәп, клубларында булып күңеленә шифа ала. Бу юлы алдан килерен әйтеп килде ул. Китапханәдә бик озак фотоальбомнар карап, балачак, мәктәп елларын искә алып сөйләшеп утырдык. Мине гаҗәпкә калдырганы шул булды- бала күңеле күпме хатирәләрне күңелендә саклый икән! Балалар бакчасын да, мәктәптә укыган, пионерга алган вакытларны, өмәләрдә ниләр эшләгәненә чаклы хәтерендә тота икән. Бигрәк тә укытучыларга карата хөрмәте шулкадәр зур, класс җитәкчесе Ландыш Нафисовнага рәхмәтле, повар Саҗидә апасының тәмле ризыкларын сөйли, һәр классташын гына түгел, башка класс укучыларын да исемнәре белән белә. Озак сөйләштек. Гаиләсе бар, бергә килделәр, улы да нәкъ әтисенә ошаган. Казанда яши. Үзенең бизнесы бар. Шәһәр мәктәбендә укып та татар телен онытмаган! Әфәрин, Шахрук!, диясе генә кала. Бәхетле булыгыз! Очрашулар насыйп булсын тагын да!