Гуманитарная помощь "Своих не бросаем"
20 август көнне Әлмәттән гуманитар ярдәм МХО егетләренә китәчәк. Шуныңчы өлгерергә кирәк. Без, Чупай волонтерлары60+ , һәр көн диярлек җыелып сетка үрәбез. Бүген менә дүртенче сетканы төгәллибез. Параллель рәвештә авыл халкы яшелчә, кием-салым, медикаментлар, шешә белән су, тәм-томнар китерә. Һәрбер кеше үзеннән өлеш кертергә тели. Аллаһының рәхмәтләре яусын! Без бергә! Бергә булыйк, бердәм булыйк!