Участие в юбилее музея им.Р.Фахреддина
Күрше хакы -Тәңре хакы, диләр. Кичүчатка чакырдылар, мәшһүр Риза Фәхреддин мемориаль музеена 30 ел икән! Бу күпме, азмы? Юк, аз да, күп тә түгел! Музейның гомере еллар белән түгел, ә халыклар арасында үзен белгертелек башкарган эшләре белән бәяләнәдер, минемчә. Ә музейның башкарган эшләре утыз гына түгел, ә йөз еллыктыр. Россиядә генә түгел, ул үзен чит илләрдә дә танытырга өлгерде. Җыелган экспонатлар, чыгарылган китаплар, үткәрелгән очрашулар, конференцияләр, балалар бакчаларында, мәктәп-колледж-институт укучылары өчен дәресләр... Саный китсәң, бихисап! Моны каян беләсез дип сорарсыз?))) Беләм), чөнки биш ел Кичүчат мәктәбендә эшләгәндә, музей белән берлектә шушы чараларда катнашырга насыйп булды. Аннары социаль челтәрләрдә музей директоры Гимранова Диләрә Габделкавый кызы һәр башкарган эшләре белән безне таныштырып бара. Диләрә һәм Фәридә ханымнар үз эшләренең осталары, күңел җылысын биреп армый-талмый эшлиләр.
Бу күркәм эшләрендә авылның һәр учреждениесе, авыл халкы ярдәм итәләр. Гомүмән, Кичүчат халкы ачык, ярдәмчел, бердәм!
Музейны юбилейлы туган көне белән котлап, бүгенге көндә иң кирәкле теләкне телисе килә! Музейга яңа бина кирәк! Аллаһ Тәгаләнең кодрәте, югарыда утыручы җитәкчеләребезнең карары белән шушы теләк тиз арада тормышка ашсын иде! Ә без бик шатланып тагын килербез Музейга!