"Иманлы булыйк!"әдәби-дини кичә
"Иманлы булыйк!" исемле әдәби-дини чарада Чупай авылы көмеш волонтерлары, Кичүчат һәм Мәмәт авылыннан мөхтәрәм кунаклар катнашты.
Риза Фәхретдин музее директоры Диләрә Габделкавиевна Коръән китаплары күргәзмәсен алып килде, музейда сакланучы төрле зурлыктагы Коръән китаплары турында сөйләгәнен зур кызыксыну белән тыңладык.
Очрашу мәҗлесе ифтар ашы белән тәмамланды. Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабуллардан булсын! Аллаһ Тәгалә ярдәменнән, рәхмәтеннән ташламасын🤲🤲🤲