Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

Язучы Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе

9 нчы февральдә Фәнис Яруллинның туган көне. "Нурсөянең мәхәббәте тота, яшим бары аның хакына" исемле искә алу чарасы узды.
Белешмә.
Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 елның 9 февралендә ТАССРның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда армиягә китә. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. 1970 елда читтән торып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр яза башлый. 1971 елда «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле автобиографик повесть яза. Ул укучылар тарафыннан бик яратып укыла. Әсәр рус, казах телләренә тәрҗемә ителә. 1978 елда шигырь китаплары өчен Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек була. «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә берничә ел рәттән уйнала. 46 китап авторы. 1995 елда Ф. Яруллинга Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе бирелә. 2001 елда Татарстанның халык шагыйре исеме бирелә. «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнгән. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 2011 елның 9 декабрендә вафат була. Туган авылында музее эшли. Баулыда һәйкәл ачылган.