"Гаилә- кечкенә бер дәүләттер", Р.Фәхретдин музее җитәкчесе Д.Гыймранова белән очрашу
Бүген шундый мәгънәле җылы очрашу булды! "Әле без белмәгән, игътибарга алмаган күп нәрсәләр бар икән",- дип утырдык. "Гаилә-кечкенә бер дәүләттер"- дип әйтеп калдырган Риза Фәхретдин.
Гап-гади сөлгеләрнең дә чигеш серләрен Диләрә ханым күрсәтеп-аңлатып сөйләп бирде. Очрашуга килгән әби-апаларыбыз зур кызыксыну белән тыңладылар. Соңыннан сораулар да булды, бер сорау да җавапсыз калмады.
Шуны да әйтергә кирәк, Диләрә Габделкавиевна Гимранова Чупай кызы. Без аңа уңышлар телибез, олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.