Мастер класс в с.Абдрахманово
Әлмәт районының йөзек кашы булган Габдрахман авылына юл тоттык бүген. Китапханә мөдире Ләйлә ханым чакыруы буенча Өлкәннәр көненә багышлап остаханә уздырдык. Чарага авылның зыялы, укымышлы, оста куллы ханымнары килгән иде. Мәгариф өлкәсендә бергә эшләгән коллегаларымны күрү дә куандырды. Язучы Гүзәлия Галлямова белән институт елларыннан бирле таныш. Рәсем дә ясадык, гапләшеп алырга да вакыт булды, тәмләп сөтле чәйләр дә эчтек. Хуҗаларга зур рәхмәт! Ә кызларның рәсемнәре үзләренә генә түгел, безгә дә ошады! Әфәрин диясе генә кала.