Мастер класс в Кичучатово
Күңелемә якын тагын бер авыл бар, ул -Кичүчат авылы. Бу авылда биш ел гына эшләсәм дә, биографиямдә ул еллар кызыл җепләр белән язылган.
Өлкәннәр көне уңаеннан рәсем ясау буенча марафонны дәвам итеп Кичүчат урта мәктәбенә Гөлсирә Исмагиловна белән кунакка килдек. Укучы балалар матур-матур җыр-биюләре белән ветеран укытучыларны, хезмәткәрләрне Өлкәннәр көне, Укытучылар көне белән тәбрикләп куандырдылар.
Ә аннары җыелышып биология кабинетында "Көзге урман" темасын яктыртып рәсем ясадык. Бу гади рәсем дәресе генә димәс идем мин, бу -арт-терапия да! Мондый дәресләрне укытучылар өчен айга бер тапкыр булса да, үткәрергә кирәк дип уйлыйм. Бу турыда интернет битләрендә дә күп язалар.
Видеоязманы карарга онытмагыз!
Чыннан да, бик матур, рәхәт итеп аралаштык, рәсем ясау белән беррәттән күңел ачтык, тәмле бәлешләр ашап, чәйләп тә утырдык. Мәктәп җитәкчесе Нәркәс Мөкатдәсовнага, һәрбер катнашкан ханымнарга зур рәхмәт!