Ветеран укытучы - мөгаллимнәр мөгаллиме
Гомерен балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлаган укытучы өчен иң зур бүләк-ул укучыларының игътибары, бергә эшләгән коллегаларының хөрмәте! Һәм, әлбәттә, чәчәкләр гөлләмәсе! Наҗия Шириевна Чупай мәктәбендә озак еллар математика һәм физика укытты. Хезмәт юлының соңгы елларын Әлмәт шәһәре мәктәбендә укытса да, нәкъ менә Чупай мәктәбен ул сагынып искә ала. "Минем өчен бер генә мәктәп-Чупай мәктәбе булды,"- ди ул. Инде безнең дә сагынып сөйләр сүзләр күп. Дүрт укытучы очрашкан җирдә сүз мәктәп, укучылар турында баруы билгеле инде. Кемнәрдер өчен шатландык, кайберләрен искә алып көендек. Сөйләшеп сүзләр бетмәде. Бетмәс тә, бетмәсен дә. Бәйрәм белән, ветеран укытучыларыбыз! Рәхмәт хезмәтегез өчен, рәхмәт булганыгыз өчен!