Әнвәр Маликов белән очрашу
Бүген Чупай авылында кунакта шагыйрә Саҗидә Сөләйманова һәм язучы Әдип Маликовның улы Әнвәр Маликов тормыш иптәше Асия ханым белән кунакта булып киттеләр. Мәртәбәле кунаклар белән журналист Наилә Ганиева да килгән иде. Мәктәп музеенда, авыл китапханәсендә булдылар. Бүләккә С.Сөләйманова һәм Ә.Маликовның китапларын тапшырдылар. Үз чиратымда кунакларга Рәис ага Кашаповның "Язмышлар кочагында" исемле китабын бүләк иттем. (Очрашу турында язма бераз соңрак булыр)