Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

Абдулла Алиш: "Иҗатымны балаларга багышлыйм"

Абдулла Алиш иҗатына багышланган китап күргәзмәсе. Ул Муса Җәлилнең көрәштәше.
Китап укучы кызлар белән Абдулла Алишның "Койрыклар" әкиятен укып чыктык. Кызлардан да укыттым, үзем дә укыдым. Күп кенә сүзләрнең мәгънәсен аңлатып арып беттем. Күбрәк русчага әйләндереп аңлатырга туры килә. Әкият кенә дибез дә, ә шул әкияттә күпме тирән яшерелгән чынбарлык ята. Әкияттәге җәнлекләр тормыштагы кешеләр кебек))))
Аю, усал бүре, хәйләкәр төлке, куркак куян.... Әкиятне укыгач, кайсы җәнлек күбрәк ошады дип сорадым. "Төлке,"- диделәр... Чөнки ул матур, йомшак койрыкны иң беренче булып килеп алган! Менә шулай, дусларым!