Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

Бал ярминкәсе

Чупай авылында быел икенче тапкыр Бал ярминкәсе узды. Авыл элек-электән умартачылары белән дан тоткан авыл булган. Хәзер дә умарта тотып кәсеп итүче гаиләләр бар. Зиннуровлар, Гыйбадуллиннар, Идрисовлар гаиләләре белән бал аертып, сатып кәсеп итәләр. Ярминкәдә тагын үз хуҗалыкларында үстергән җиләк-җимеш, яшелчә, сөт ризыклары да сатуга куелган иде. Ярминкә җыр-бию белән күңелле үтте. Көзен бакча җимешләреннән, яшелчәдән төрледән төрле салатлар, кайнатмалар ясый авылдашларыбыз. Аларның ел да яратып ясый торган салатлар рецептларын буклетка язып чупайлылырага бик теләп тараттым.