Әбиемнең күңел сандыгы
"Әбиемнең күңел сандыгы" темасына багышланган очрашу мәктәп бинасында урнашкан туган як музеенда үтте. Балалар сандыкта саклана торган борынгы кием-салым, өй кирәк-яраклары турында бик кызыксынып тыңладылар. Май язу җайланмасы - гөбе, ярма-он ясый торган кул тегермәне, күмер белән эшли торган самовар, үтүкне тотып та, эшләтеп тә карадылар. Тарих укытучысы, хәзер лаеклы ялда Әминә апа Чупай авылы тарихын бик аңлаешлы итеп балаларга җиткерде. Очрашу файдалы һәм мавыктыргыч булды.