Чупай авылында ураза ае
Июнь ае барлык мөселманнар өчен изге ай- ураза ае. Чупай авылында да мөселман кардәшләребез бу айны көтеп ала. Мәчеттә вәгазьләр укылы, намазга да авылдашлар мәчеткә бара. Һәр кич кем дә булса авыз ачтыру- ягъни ураза тотучыларны ашка чакыра. Чупай авылында клуб бинасында 80 кешелек ифтар ашы бик күркәм итеп үткәрелде.