Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

Аналар көне

Аналар көне белән Чупай клубында бик матур концерт булды. Алып баручы Гөлназ тамашачыларны мөләем ягымлы тавышы белән җәлеп итеп концерт программасын ачып җибәрде. Ильмир Сәхәбетдиновның әниләр-әтиләр, мәхәббәт турындагы җырларын яратып тыңладылар, "Мириданс" бию ансамбле егетләре Ралиф һәм Дәнифнең дәртле биюләрен соклану аша гаҗәпләнү белән тамаша кылдылар. Бу кадәрле осталык, грация, артистлык югарыдан бирелгән талант кына түгел, ә көндәлек репетиция, тырышлык белән дә яуланадыр, минемчә.
Шул ук ансамбльнең кечкенәләр төркеменә йөрүче Амелия Солтанова татар кызлары биюен бөтерчек урынына бөтерелеп, тыпырдатып, залда утыручыларга дәрт өстәп, барысын да шаккатырды. Әле ансамбльга йөрүенә дә ике еллап кына бит! Әнә ничек "ут чыгара" безнең Чупай кызлары!
Даниф рус телендә әниләр турында шигырь сөйләде, һәр сүзе-җөмләсе күңелгә май булып ятты.
Көзен генә оешып киткән Илмир Сәхәбетдинов җитәкчелегендәге фольклор ансамбле ( әле исем дә сайламаган) Чупай авылының хөрмәтле гүзәл хатын-кызларыннан тора. Алар да әниләргә багышлап татар җырларыннан попурри башкардылар. Ә авылның иң оста баянчысы Яруллин Мансур дәртле көйләрне яңгыратып бар кешенең күңелен җанландырды. Бәйрәм концерты һәркемнең күңелендә матур хисләр калдырды