Сбор гуманитарной помощи
Бүген кул кушырып утыра торган вакыт түгел. Кемнең кулыннан килә, кемнең күңеле киң, кем илен ярата, хәленнән килгәнне эшләргә тырыша. Коры сүз сөйләп, алай түгел, болай кирәк дип йөрүчеләр дә җитәрлек, билгеле.
Чупай авылында гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Җыелган әйберләрне Яшьләр үзәгенә илтәбез. Йон оекбашлары бәйләү дәвам итә. Әби-апаларыбыз, кул җылысын биреп, догаларын укып, кичләрен бәйлиләр. Сугышлар гына туктасын иде, ир-егетләребез исән -имин туган якларына кайтсыннар иде.