Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

Китапханәдә "Библиосумерки - 2021"

Китапханә Бөтенроссиякүләм "Библиосумерки-2021" акциясендә катнашты. Быел ул Юрий Гагаринның космоска очуына 60 еллык юбилеена багышланды. Кичәгә башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. Космос турында аидеосюжетлар карадык, космик корабльның ничек очу принцибын өйрәндек, соңыннан интеллектуаль "Космик уен" үткәрдек. Җиңүче булып Шакиров Фирдәвес танылды. Бик кызыклы кичә булды.