Шигъриятнең якты йолдызы
Китапханәнең яшь укучылары Г.Тукай иҗаты буенча мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар. Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша бала әйләнә-тирә дөньяны танып белә. Китапханәче шагыйрьнең иҗади биографиясенең иң якты битләре турында сөйләде .Балалар бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар,әкиятләр, табышмаклар тыңладылар, шигырьләр укыдылар.