Хуш килэсен,Нәүрүз!
21 март көнне авыл клубы каршында язгы бәйрәм, Нәүрүз бәйрәме уткэрелде. Ул- Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне.Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн. Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз!
Бәйрәм җыр, бию, уен көлке белән урелеп барды. Соңыннан килгән кунаклар кызарып пешкән коймак һәм " Карга боткасы" белән сыйланып кайнар чәйләр эчеп, рәхмәтләрен җиткереп өйләренә таралды.