Каюм Насыйри – мәгърифәтче,галим..
Авыл китапханәсендә Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган " Каюм Насыйри – мәгърифәтче,галим...” дигән әдәби - мәгълүмәти сәгать үткәрелде. Каюм Насыйри-татар мәдәниятенә зур өлеш керткән танылган татар мәгърифәтчесе. Ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәвамында ул матур әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия һәм фәннең башка тармаклары буенча 40 тан артык хезмәт бастырып чыгара. Китап укучылар XIX гасырның күренекле татар галиме-этнограф, язучы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, аның «Әбүгалисина» әсәреннән өзекләр укыдылар.