И туган тел
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан китапханәдә «И туган тел!» дигән чара үтте. Чараны алып баручының сөйләвеннән укучылар туган телнең - халыкның хәтере, тарихы, рухи көче икәнлеген белделәр, телнең әһәмияте, телнең сүзлек запасын тулыландыруның мөһимлеге турында фикер алыштылар. Чара барышында катнашучылар туган телгә багышланган шигырьләр укыдылар, «Хаталарны төзәт, «Уйла hәм җавап бир», «Тылсымлы сүз» кебек уеннарда көч сынаштылар.
Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе - туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле. Билгеле булганча, безнең татар телебез - ЮНЕСКО тарафыннан Бөтен дөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Татар телендә аралашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда.