Мы помним,чтим,гордимся
В преддверии праздника Дня Победы в Сулеевском сельском поселении в селе Урсалабаш и Салкын - Чишма прошли торжественные митинги , посвященные 78 годовщине Великой Победы.В митинге участвовали жители и гости села, дети войны,учащиеся школы. Гостей приветствовали глава СП Бикбаев А.З.., председатель Совета ветеранов СП Шайхутдинова Л.К. Дети рассказывали стихотворения. Затем участники митинга возложили цветы и венки к обелиску защитникам Родины.
Җиңү көне! Әлеге датаны искә алмаган бер генә кеше дә, билгеләп үтмәгән бер генә төбәк тә юктыр, мөгаен.
6 май көнне Урсалабаш хэм Салкын - Чишмэ авылларында да Җиңү бәйрәменә багышланган митинглар узды. Анда безнең мәктәп укучылары, укытучылар, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашты. Митингка килүчеләрне җирле үзидарә башлыгы Ансар Җәүдәт улы Бикбаев hәм ветераннар Советы рәисе Лилия Камил кызы Шәйхетдинова сәламләде.. Бәйрәмдә укучылар матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм азагында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салынды һәм батырларыбыз хормэтенэ бер минут тынлык игълан ителде.
Замандашлар, киләчәк буыннар, сезгә мөрәҗәгать итәбез!Азатлык өчен гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк!Аларның исеме, онытылмас эшләре якты маяк булып, буыннардан - буыннарга күчсен!Каберләргә, hәйкәлләргә сукмак өзелмәсен!
Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын!