Сабантуе -хезмәт туе
Сабантуй ерак гасырларда яралып, буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча, безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы бәйрәм ул.
Бәйрәм мәйданында кемне генә очратмыйсың! Анда күптәнге танышлар, дуслар очраша, гаиләләр белән табигатькә чыгып, күңелле ял итәләр һәм башкаларны күзләп, үзеңне күрсәтергә мөмкин .Быелгы Сабантуйда да халык рәхәтләнеп күңел ачты, анда милли көрәш, төрле ярышлар, кызыклы конкурслар оештырылды.