Китап укучының китапханәчегә әверелүе
27 май Китапханәләр көне уңаеннан Урсалабаш авыл китапханәсендә "Китап укучының китапханәчегә әверелүе" дип аталган Дублер көне үтте. Чарада катнашучылар китапханәче һөнәре белән, китапханәнең китап фонды, китапларны урнаштыру тәртибе, каталоглар белән таныштылар. Дублер Бакиева Алсу китап укучыларга китаплар тәкъдим итте , кулга бирелгән китапларны формулярга язды.
Чараның максаты: Китапханәче һөнәренә игътибар юнәлтү. Яшьләргә һөнәр сайлауда ярдәм итү. Китапны һәм китапханәне хөрмәт итәргә чакыру.