Сүз эчендә энҗе бар
24 май– борынгы заманның бөек мәгърифәтчеләре, славян әлифбасын уйлап тапкан Кирилл һәм Мефодий хөрмәтенә билгеләп үтелә торган Славян язуы һәм мәдәнияте көне. Бу күркәм бәйрәм рухи кыйммәтләр, мәдәният һәм тарихи традцияләрнең символы булып тора.
Урсалабаш авыл китапханәсендә “Сүз эчендә энҗе бар” исемендә танып – белү сәгате үткәрелде. Балаларга славян мәгърифәтчеләре Кирилл һәм Мефодий турында сөйләнде, славян язуы һәм мәдәнияте барлыкка килүнең тарихы белән таныштырылды. Укучылар, рус халык әкиятләре,мәкальләре һәм табышмаклары буенча бәйгедә ярыштылар.
Традициягә кергән бу көн бүген мәгърифәт һәм рухият бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Ул безнең рухи кыйммәтләребезнең, мәдәниятебезнең, тарихи традицияләребезнең символы булып тора.